Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама Халык иҗаты йортында ай саен аулак өй үткәрергә планлаштыралар
Ттабышлы булуга карамастан, учреждение төрле күргәзмә-сатулар үткәрүдән баш тарткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Түбән Кама Халык иҗаты йортын үзгәртеп кору эше дәвам итә. Биредә татар милли традициясе - аулак өйләрне дә кире кайтарырга планлаштыралар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Биредә төп юнәлешләрнең берсе - эшчәнлек алып баруга үзгәрешләр кертү. Бу хакта тулырак мәгълүматны учреждение директоры Инга Баһавиева җиткерде.
Әйтик, табышлы булуга карамастан, учреждение төрле күргәзмә-сатулар үткәрүдән баш тарткан. Хәзер биредә көндезге вакытта да халыкны җәлеп итү өчен төрле эшләр башкарыла: мисалга, "Восход" кинотеатры һәм 17 студия эшли.
Аулак өй уеннары үткәрү өчен дискотека җиһазлары сатып алыначак. Элек мондый чаралар Халык иҗаты йортында еш үткәрелә торган булган. Хәзер Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында үтүче кичке уеннар аларга алмашка килде. Әмма Инга Баһавиева аулак өйләр традициясен Халык иҗаты йортына кире кайтарып, аларны ай саен үткәрү нияте булуын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз