news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафуриның Казандагы архивы белән кызыксына

Башкортстанда Мәҗит Гафуриның 140 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Башкортстан җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафуриның Казандагы архивы белән кызыксына
bashinform.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстан җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафуриның Казанда сакланган кулъязмалары күчермәләренең Уфага кайтарылуын сорый. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу хакта бүген Мәҗит Гафуриның 140 еллыгы уңаеннан Уфада оештырылган матбугат конференциясендә сүз булган.

Хәзерге вакытта Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның архивлары өлешчә Казанда саклана. Җәмәгать эшлеклесе Галинур Калмурзин әйтүенчә, Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр Гафури әтисенең 300ләп кулъязмасын Татарстан архивларына тапшырган. «Татарстанга мөрәҗәгать итеп, ул әсәрләрне бастырып чыгарасы иде», — дигән Галинур Калмурзин.

Башкортстан Милли архивы директоры урынбасары Ниязбай Сәлимов: «Башкортстанда Мәҗит Гафуриның архив фонды булмау — нонсенс, бу безнең авырткан җиребез. Татарстан мәдәният министрлыгына хат әзерләп, архив күчермәләрен соратып алырга кирәк», дигән. Ул Мәҗит Гафурины башкорт һәм татар арасындагы мәдәни күпер генә түгел, төрки әдәбият символы дип саный.

Матбугат конференциясеннән билгеле булганча, Мәҗит Гафуриның 140 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар арасында Татарстан белән берлектә үткәрелә торганнары да булачак.

«Май аенда Татарстанда башкортстан мәдәнияте көннәре узачак. Без Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның бәйләнеше буенча конференция һәм күргәзмә ясарга тәкъдим иттек. Ике республиканың мәдәни багланышларын ныгыту йөзеннән бу зур вакыйга булыр иде», — дигән Милли әдәби музей директоры Гөлдәр Моратова.

  • Мәҗит Гафури — БАССРның халык шагыйре, язучы, публицист. Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100