news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә язучылар белән очрашу булды

Лилия белән Резеда Фәрхетдинова әдәби марафончыларга​ китапларын бүләк итте.

Әлмәттә язучылар белән очрашу булды
http://almet-rt.ru

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр, дип яза район басмасы.

3 гыйнвар көнне балалар язучылары, Р. Төхвәтуллин премиясе ияләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар шәһәрнең С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар белән очрашып, ​ үз иҗатлары белән якыннанрак​ таныштырдылар.

Әдәби марафончылар​ Лилия белән Резеда Фәрхетдиноваларның иҗатларын бик җылы кабул иттеләр. Язучылар гаилә белән бергәләп китап укуның туган телебезне саклауда әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булуын ассызыклап уздылар.

Ахырдан, гадәттәгечә, язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100