news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеен 100 еллыгы белән котлады

Ил президенты музей хезмәткәрләренең белемле булуын һәм фидакярлеген билгеләп үтте.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее коллективын оешманың 100 еллыгы белән котлады. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.

«Бер гасырлык юбилей — сезнең коллектив өчен бәйрәм датасы һәм Уфа, Башкортстан Республикасының мәдәни тормышы өчен тантаналы вакыйга», — диде дәүләт башлыгы.

Путин музейның башлангычында рәссам, энтузиаст һәм каһарман Михаил Васильевич Нестеровның торуын әйтте. Ул туган шәһәренә уникаль иҗат эшләнмәләре коллекцияләрен, шул исәптән үзенең һәм башка осталарның эшләрен бүләк иткән. Бу җыелма бик бай экспозициянең нигезен булдырган.

Президент сүзләренчә, берничә буын хезмәткәрләрнең һөнәри традицияләренә тугры булуы һәм аларның югары дәрәҗәдә компетентлы булуы нәтиҗәсендә, Башкорт сәнгать музее сәнгать яратучылар арасында хаклы рәвештә дан казанган.

«Безнең уникаль сәнгати, рухи, тарихи мирасны саклауга юнәлгән җитди һәм ихтыяҗ зур булган эшчәнлегегездә уңышлар телим», — диде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100