news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үзгәреш җиле» сәнгать җитәкчесе Вадим Эйленкриг: моңны тоя башладым

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале ике көн рәттән – 4-5 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Үзгәреш җиле» фестивале сәнгать җитәкчесе Вадим Эйленкриг моңны тоя башлавы турында әйтте.

«Мин моңның нәрсә икәнен беләм. Проектның беренче елларында миңа „Синдә моң була алмый“, — диләр иде. Моңа үпкәләп тә карый идем. Син дөньяга ачык һәм үзеңә шуны кертергә әзер булсаң, моңны тоймый калу мөмкин түгел», — диде Вадим Эйленкриг журналистларга.

«Үзгәреш җиле» фестивале беренче тапкыр 2016 елның ноябрь аенда үткәрелә. Шуннан соң аны ел саен үткәрә башлыйлар.

«Башта мин аны Википедиядән укып белгән булсам, хәзер инде мин моңны тоям», — диде ул.

Быелгы тамашада 15 җырчы һәм бер төркем катнашачак: Алинә Шәрипҗанова, Гөлнора Гатина, Руслан Сәйфетдинов, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов һәм башкалар.  Фестивальнең төп максаты татар эстадасы дәрәҗәсен күтәрү, Россия һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау дип тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100