news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды

Конкурс нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Яшь иҗатчылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Әдәби премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантлы яшь авторларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын әдәби процесска юнәлтү максатларыннан гамәлгә куелган.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә мәктәп укучылар һәм студентлар, 12 — 30 яшьлек авторлар дәгъва итә ала. Әдәби премия ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә.

Сүз Шәриф Камал әсәрләрен инглиз, немец, төрек һәм башка телләргә тәрҗемә итү турында бара.

Катнашучылар үз әсәрләрен 15 декабрьгә кадәр kamalpremiyese@yandex.ru адресы белән юлларга тиешләр. Экспертлар әсәрләрне сайлап алалар, мастер-класслар һәм вебинарлар уздыралар.

Конкурс нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак. Әдәби премия декабрь ахырында Шәриф Камалның мемориаль фатирында тапшырыла. Премиянең күләме һәр номинациядә 50 мең сумны тәшкил итә.


  • Оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Шәриф Камал музей-фатиры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100