news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк

Спектакльнең премьерасы эскизлар форматында «Абязов-фестиваль» кысаларында С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында булачак.

Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк
Михаил Захаров

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк. Театрда курчак балеты репетицияләре бара.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында La Primavera камера оркестры белән берлектә «Шүрәле» балетын кую идеясе белән оркестрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов чыккан. Композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты музыкасын да оркестр өчен ул эшкәрткән.

Спектакльнең премьерасы эскизлар форматында «Абязов-фестиваль» кысаларында С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында булачак. Премьера 7 декабрьдә көтелә. Спектакль La Primavera оркестры башкаруында тере музыка астында барачак.

«Әкият» курчак театрының үз сәхнәсендә «Шүрәле» балеты гыйнвар азагына планлаштырылган. Спектакль өчен «Шүрәле» балеты музыкасы симфоник оркестр катнашында яздырылган.

Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чыгара, либретто авторы да ул үзе. Хореограф — Сәлимә Әминова. Шүрәле образын гәүдәләндерергә Камал театрыннан Илдус Габдрахманов чакырылган.

«Шүрәле» курчак спектакле әлеге балетның беренче куелышына 75 еллыкка багышлана. Авторлар бу куелыш белән татарның милли тәңгәллеге, рухи байлыгы, милли мирасы турында уйланырга чакыра. 


news_right_1
news_right_2
news_bot