news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат

Ул туган ягының үсеше һәм чәчәк атуы, яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләү, рухилыкны, мәдәниятне, традицион дини кыйммәтләрне үстерүдә зур өлеш керткән кеше.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Чүпрәле районында язучы, шагыйрь Рафаил Сираҗетдин улы Субаев (Рафаил Сираҗи), вафат булды. Бу хакта Чүпрәленең социаль челтәрдәге битендә хәбәр ителә.

«Ул туган ягының үсеше һәм чәчәк атуы, яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләү, рухилыкны, мәдәниятне, традицион дини кыйммәтләрне үстерүдә зур өлеш керткән кеше. Шулай ук бай мирас — күпсанлы хезмәтләрен калдырган.

Шагыйрьнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», — дип кайгы уртаклаша социаль челтәрдәге аккаунтның администрациясе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100