news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры сәхнәсендә Зөлфия Камалова концерты була

Тамашада Амстердам җырчысы Michiel Hollanders, «Голос.Дети» финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм башкалар катнаша.

Камал театры сәхнәсендә Зөлфия Камалова концерты була
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова концерты була. Бу хакта җырчы үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

Концертта җырчы «Алты көн ярату» альбомыннан Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырларны башкарачак. Альбом быел 29 апрельдә тәкъдим ителде. Зөлфия Камалова шулай ук башка альбомнардагы җырларны да башкарачак.

Тамашада Амстердам җырчысы Michiel Hollanders, «Голос.Дети» финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм башка артистлар катнаша.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Уррра, наконец-то я могу сообщить, что 23 декабря в Казани, в театре Камала, состоится мой сольный концерт, где кроме песен с альбома на стихи Йолдыз Миннуллиной "Алты көн ярату", прозвучат также и любимые песни с других альбомов. В концерте примут участие Michiel Hollanders, Геннадий Лаврентьев, Марат Татурас, Саида Мухаметзянова, Йолдыз Миңнуллина, Оскар Юнусов и другие. Будет здорово! Это совсем скоро, у меня к вам большая просьба поделиться этой хорошей новостью! @mixilxollanders @gennadylavrentiev @taturas @gauga_official #алтыконярату #шестьднейлюбви #sixdaysloving #yoldyzminnullina #zulyakamalova #зулякамалова #театркамала

Публикация от Zulya Kamalova (@zulyakamalova)

«Концертта Michiel Hollanders, Геннадий Лаврентьев, Марат Татурас, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Йолдыз Миңнуллина, Оскар Юнысов һәм башкалар катнашачак. Бик шәп булачак! Бу бик тиздән, бу яхшы яңалык белән уртаклашуыгызны үтенәм! " — дип язган җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100