news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиденче тапкыр үткәреләчәк «Болгар радиосы» премиясе тантанасында үзгәрешләр көтелә

«Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 2019 елның 14 декабрендә «Пирамида» концертлар залында узачак.

Җиденче тапкыр үткәреләчәк «Болгар радиосы» премиясе тантанасында үзгәрешләр көтелә
Александр Эшкинин

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел «Болгар радиосы» Милли музыкаль премия тантанасы җиденче тапкыр үткәреләчәк. Әлеге тантанага багышланган матбугат конференциясендә быел үтәчәк тамашага кертелгән үзгәрешләрне атадылар.

«Безнең премиянең төп үзенчәлекләренең берсе — ул премиянең авторларга да тапшырылуы. Җыр башкаручы тарафыннан гына тумый», — ди оештыручылар.

Моннан тыш, тамашачыга тантана барышында Милли премиянең символы булган йолдыз бүләк ителәчәк. «Быелның тагын бер үзенчәлеге — теләгән һәркемгә бушка фотомагнитлар өләшәчәкләр. Фойеда куелачак фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге булачак», — ди искәртә чараны оештыручылар.

Быел 30дан артык номинация көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Елдагыча, артистлар «Иң халыкчан җырчы», «Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен», «Ел ачылышы», «Иң лирик җыр» һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Барлыгы тантанада 36 җырчы катнашачак.

«Милли музыкаль премиянең максаты — халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү», — ди тантананың оештыручылары.

  • «Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 2019 елның 14 декабрендә «Пирамида» концертлар залында узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100