Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан кызы Мәскәүгә Кремль чыршысы бәйрәменә барачак
Сөмбел вокал бүлеген тәмамлап, кулына таныклык алган.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстаннның Иске Тимкә урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сөмбел Солтангалиева Мәскәүгә Кремль чыршысы бәйрәменә барачак. Ул уку алдынгысы, сәнгать өлкәсендә матур күрсәткечләргә ирешкән. Бу турыда «Балтач таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Сөмбел Иске Тимкә авылында тату гаиләләрнең берсендә өченче кыз булып дөньяга килгән. Әниләре «Акбузат» балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Әтиләрен оста куллы кеше буларак авыл халкы ихтирам итә. Өлкән апалары Рина hәм Ильнара булачак укытучылар, әлеге вакытта алар Уфа шәhәрендә hөнәр үзләштерәләр.
Ул әти-әнисенең, апаларының үрнәгендә тырыш, максатчан, эшне ахырына кадәр башкарырга күнеккән кыз буларак үсә. Мәктәптә бары тик «5”ле билгәләренә укый.
Әтиләре Сөмбелнең сәләтен күреп аны район үзәгенә сәнгать мәктәбенә йөртә. Сөмбел вокал бүлеген тәмамлап, кулына таныклык алган. Җыр буенча укытучысы Рая Хамаева да кызның тырыш булуын әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз