news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат

Остаз белән хушлашу иртәгә, 5 ноябрьдә, 13 сәгатьтә булачак.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 63 яшендә танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында аның хезмәттәше Рәшит Төхвәтуллин хәбәр итте.

«Кайгылы хәбәр: Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Металл буенча искиткеч талантлы рәссам, декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле өлкәләре остасы һәм яхшы, гадел, итәгатьле, компромисссыз кеше иде», — дип язды Төхвәтуллин.

Комментарийларда рәссам белән хушлашу иртәгә, 5 ноябрьдә, 13 сәгатьтә Бутлеров ур., 41нче йорт адресы буенча узачак, дип аныкладылар.

Рәшит Әсәдуллин 1958 елның 27 сентябрендә Казанда туган. 1979 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Татарстан башкаласында яшәгән һәм эшләгән. Аның эшләре Россия һәм чит илләрнең дәүләт музейлары тупланмаларында, галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә урнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100