Йошкар-Олада «Энҗе бөртекләре эзләп» этник экспедиция фестиваленә әзерләнәләр

Фестиваль татар халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу, торгызу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрдә Йошкар-Олада, Республика татар мәдәнияте үзәгендә «Энҗе бөртекләре эзләп» этник экспедиция фестивале узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль татар халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу, торгызу һәм популярлаштыру, иҗат коллективларының һәм аерым башкаручыларның осталыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Фестивальне оештыруда Татарстан Мәдәният министрлыгы, Марий Эл Республикасы төбәк милли-мәдәни татар автономиясе, Марий Эл Республикасы Дәүләт мәдәният автоном оешмасы катнаша.