news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор, фольклорчы Котдус Хөснуллинга 75 яшь тулды

Котдус Хөснуллин “Уйнагыз, гармуннар” республика фольклор бәйрәмен башлап җибәргән шәхес.

(3 ноябрь, Казан, “Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). “Мин аралашып яшәгән композиторлар – Фасил Әхмәтовлар, Мирсәет Яруллиннар юк шул инде. Шалтыраткан кеше дә юк, Кафия апагыз белән икәү шулай яшәп ятабыз менә, - диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы, композитор һәм фольклорист Котдус Хөснуллин үзең 75 яшьлек юбилее белән котларга килгән ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләренә.

Котдус Хөснуллин – республиканың брендына әверелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмен башлап җибәргән кеше. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге нигезендә торган Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәген оештыручы һәм беренче директоры да ул. Хәзер үзәктә ул башлаган эшне филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова дәвам итә.

Кутдус Мирзасалих улы Хөснуллин 1941 елның 27 октябрендә Мөслим районының Ташлыяр авылында туган. 1960 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, Мөслимдә үзешчән сәнгать коллективын җитәкли, әмма музыкаль белем җитмәвен тоеп, 1962 елда музыка училищесының хор дирижеры бүлегенә керә. Соңрак укуын Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлегендә дәвам итә. Камера-инструменталь, вокаль һәм симфоник әсәрләр иҗат итә. Диплом эше - «Көмеш дага» балеты.

Алга таба аның иҗади эшчәнлеге татар халык иҗатын җыю белән бәйле. Озак еллар дәвамында татарлар яшәгән төбәкләргә фольклор экспедицияләренә чыга. 1991 – 2002 елларда Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәген җитәкли. Фольклор буенча бихисап фәнни мәкаләләр авторы, татар музыкаль фольклоры мәсьәләләре буенча радио һәм телетапшырулар әзерли, татар халкының төрле этнорегиональ төркемнәренең этнографик концертларын әзерли. Аның 2001 елда басылып чыккан “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” җыентыгын белгечләр югары бәяли.

Котдус Хөснуллин хатыны Кафия апа белән бергә Царицыно бистәсендәге зур йортларында икәүдән-икәү генә яшәп яталар. Улы Марат та, кызы Гүзәл дә үз гаиләләре белән яшиләр, Хөснуллиннарның биш оныгы үсеп килә.

Кафия апа шкафларга шыплап тутырылган архивларны күрсәтә. Биредә татар халык иҗатының әле эшкәртелеп бетмәгән күпме байлыгы ята, каллиграфик почерк белән пөхтә итеп язылган ноталарда композиторның җырланмаган күпме җыры бар. “Өлкән буын җырчылары минем җырларымны шактый башкара иде, хәзерге яшьләр белмиләр, үзем дә тәкъдим итеп йөри алмыйм – өйдән чыкмыйм инде хәзер”, ди композитор. Ул бүгенге республиканың мәдәни дөньясындагы хәлләрне белмичә тыныч кына яшәп ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100