news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында «Калеб.Импровиз» чарасы узачак

Фойедагы импровиздан соң, Кече сәхнәдә ирекле иҗади әңгәмә дә узачак.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). «Калеб» яңа буын җыены 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Кариев театрында «Калеб.Импровиз» чарасын уздыра.

«Безнең баш мие, дөресрәге, аның эшчәнлеге бик кызык корылган. Аны музыка белән чагыштырсак, бу — үзенә күрә джем-сейшн, джаз импровизациясе, дияр идек. «Калеб. Импровиз“да катнашучыларны да әнә шул баш мие нейроннары эшчәнлеге белән чагыштырырга мөмкин.

Аларның партитуралары да, дирижерлары да юк, әмма уртак максатлары бар: менә хәзер, шушында иҗат тусын өчен, бер дулкынга көйләнергә һәм йөрәгеңне уятырга кирәк. Сүз, музыка, хәрәкәт һәм рәсем бер ноктада кисешәчәк ул көнне. Монда һәм хәзер туган иҗатны күреп, тыңлап, тоеп булачак», диелгән театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чарада Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Андрей Аношин, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Кыямова, Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәидә Минубаева, Гөлназ Газизова, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Руслан Ибраһимов катнаша.

Алып баручы: Артём Пискунов. Чараның режиссёры: Резеда Гарипова

Фойедагы импровиздан соң, Кече сәхнәдә ирекле иҗади әңгәмә дә узачак. Шушы еллар дәвамында «Калеб»тә иҗади тандемнар тудырган һәм актив катнашкан иҗатчылар белән якыннанрак танышу мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100