Санкт-Петербургта көзгә кичектерелгән Сабан туе кабат булмый калды

Бәйрәмне коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үткәрмәскә карар кылганнар.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). «Санкт-Петербург Сабан туе 2020» бәйрәменең оештыру комитеты Санкт-Петербург шәһәре җитәкчелеге белән килешү буенча коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бәйрәмне үткәрмәү турында карарга килгән.

Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.