news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чалы кошы» фильмы артисты, милләттәшебез Айдан Шәнәр театр спектаклендә уйный

«Кеди сәхнә сәнгате» театрында Айдан Шәнәр уйнаячак «Чамлыҗаның өч гөле» спектакленең премьерасы октябрьдә көтелә.

«Чалы кошы» фильмы артисты, милләттәшебез Айдан Шәнәр театр спектаклендә уйный
Рушания Алтай

(Истанбул, 4 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Милләттәшебез, «Чалы кошы» фильмында Фәридә ролендә уйнавы белән танылган Төркиянең кино артисты Айдан Шәнәр театр спектаклендә уйный. Ул «Кеди сәхнә сәнгате» театрында «Чамлыҗаның өч гөле» дигән спектакльдә баш рольдә булачак. Бүгенге көндә ул репетицияләргә катнаша. Әсәр тамашачыларга октябрь ае эчендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.

Танылган актриса театр сәхнәсендә беренче тапкыр 2015 елда «Уңышларым өчен хатыннарыма бурычлы» дигән спектакльдә җиде рольдә уйнап, үзен театр сәнгатендә сынап карады. Икенче мәртәбә 2017 елда «Сөеклемә күз-колак бул» спектаклендә роль алды. Быел ул «Чамлыҗаның өч гөле» спектакле аша өченче тапкыр театр сөючеләр каршысына чыга.

Аның өченче тапкыр театр спектаклендә роль алуы уңаеннан Төркиянең «Сүзче» газетасы әңгәмә бастырган. Айдан Шәнәр анда пандемия көннәренең авырлыгын сөйли, күп кешенең эштән чыгарылуына кайгыруын, ил икътисадының мактанырлык булмавын әйтә һәм үзенең яшь калу, матур күренү серләре белән уртаклаша.

«Тазармаска, дөрес тукланырга тырышам. Бик алҗыта торган авыр физик хәрәкәтләр ясамыйм, спорт залларында эчем поша. Форма саклау өчен җәяү йөрим, өйдә кулларны ныгыта торган махсус күнегүләр ясыйм. Тән һәм бит тиресе чисталыгына зур игътибар итәм. Калганы табигатьтән бирелгән», — дигән ул.  

Әнисе ягыннан — Кырым, әтисе ягыннан Казан татары булган Айдан Шәнәрнең рәсми исеме — Мәмнүнә Айдан Шәнәр. Ул 1991 елда Истанбул якынындагы Килис бистәсендә туган, Бурса шәһәрендә үскән. 1981 елда «Төркия гүзәле» бәйгесендә беренче урынны яулый һәм манекенщица булып эшли башлый, реклама фильмнарында уйный.

Беренче тапкыр сераилда 1983 елда роль ала. 1986 елда «Чалы кошы» сериалындагы Фәридә роле белән дөньякүләм танылуга ирешә. Бүгенге көнгә кадәр ул 15 кинофильмда, 24 сериалда һәм 2 театр спектаклендә уйнаган, яңа премьера аның театрдагы өченче роле булачак..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100