news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында яңартылган мәдәният йорты ачыла

Ачылу бу елның 11 сентябренә планлаштырылган.

(4 сентябрь, Казан, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында республика программасы буенча төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылачак. Ремонт эшләренә 12,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза район газетасы.

Төзүчеләр тарафыннан түбә, тәрәзә рамнары, керү төркемнәре, ишекләр, санузеллар, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре ремонтланды. Моннан тыш, фасад яңартылган, бизәкләү эшләре башкарылган, бина тирәли отмосткалар торгызылган.

Авыл мәдәният йортында ун клуб оешмасы эшли: «Яшьлек» хореография коллективы, «Гөлләр иле» вокал төркеме, «Балачак» театр коллективы, «Гаилә учагы» гаилә клубы, «Асылташ» ветераннар клубы, өстәл уеннары яратучылар клубы, «Бәхетле балачак», «Сандугач» һәм «Кызыксынучылар» вокаль коллективлары, «Конферанс» яшүсмерләр клубы, Олы Мәңгәр халык театры.

Мәдәният йортында шулай ук 10 мең данәдән артык китабы булган Олы Мәңгәр авыл китапханәсе дә бар.

Ачылу бу елның 11 сентябренә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100