news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татар мирасы эзләре буйлап» күргәзмәсе ачыла

Марат Гобәйдуллин иҗатына багышланган күргәзмә 10 сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Ислам мәдәнияте музеенда эшли башлый.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).10 сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Ислам мәдәнияте музеенда татар рәссамы - рәссам, сынчы һәм тимерче Марат Гобәйдуллин иҗатына багышланган «Татар мирасы эзләреннән» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә останың киндердә һәм гипста эшләнгән 35 әсәрен күрергә мөмкин булачак.

Марат Гобәйдуллинның төп темасы булып, татар халкы тарихы тора. Картиналарда борынгы башкалалар - Болгар, Сарай, Казан, шулай ук ханнар чорының архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән. Шулай ук рәссам әсәрләрендә тарихи персонажлар – Казан хакиме Нурсолтан һәм принцесса Гәүһәршад күрсәтелә.

Рәссам иҗатында дин мөһим юнәлеш булып тора. Әсәрләр традицион татар шамаиленең пыяладагы мотивлары буенча киндергә май белән эшләнгән. Гипс белән эшләү техникасын автор тере чәчәкләр бастырылган коллажлар төзегәндә кулланган. Коллекцияне Кырым һәм Урта Азия буйлап сәяхәтләрдә барлыкка килгән этюдлар тулыландыра. Алар рәссамның төрки мөселман мәдәнияте үзәкләре буйлап сәяхәтләреннән алган тәэсирләре белән таныштыра.

Экспозиция октябрь ахырына кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100