news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Илһам Шакировның фатирын апасына бирмәскә дигән карар чыгарган

Татарстан Югары суды Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы эшне карап, фатирны Хаҗиевта калдыру карары чыгарды.

Суд Илһам Шакировның фатирын апасына бирмәскә дигән карар чыгарган
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакиров фатиры тирәсендәге низагта аның Кыяметдин абыйсы балаларының катнашы юк дип белдерә озак еллар җырчының булышчысы булган Илһам Хаҗиев. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә 2 сентябрьдә булган суд карарын шәрехләп әйтте.

  • 2 сентябрьдә Татарстан Югары суды бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы фатир белән бәйле эшне карап, Вахитов суды чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды. Шулай итеп, суд карары буенча Илһам Шакиров яшәгән фатир Илһам Хаҗиевта кала. Туганнары дигәндә сүз Илһам Шакировның бертуган апасы һәм аның улы турында бара.

“Суд юллары бик авыр булды. Сәламәтлеккә дә зыян килде. Алай булыр дип һич уйламаган идем. Туганнары тарафыннан бик авыр сүзләр ишетергә туры килде. Суд гадел карар чыгарды. Илһам абыйның рухы шат булгандыр. Алга таба да биредә аның рухы сакланачак”, - ди Илһам Хаҗиев.

“Монда Илһам абыйның туганнары судлашуы турында сүз бара. Туганнарның төрлесе була. Шуны ассызыклап әйтәсем килә: бу низаг аша абзыйның Кыяметдин абыйсына һәм аның балаларына – Флер абыйга, Камил абыйга, Рөстәмгә, Руфиягә бернинди дә тап төшәргә тиеш түгел. Абзый гомер буе аларга хөрмәт белән карады. Утыз ел буе алар белән яхшы мөнәсәбәттә яшәдек, алга таба шулай булачак. Аларның минем хезмәтне аңлавы бик әһәмиятле фактор”, - диде ул.

Илһам Хаҗиев Руфия исемле туганының яз көне Илһам Шакиров каберенә барып чәчәкләр утыртуын рәхмәт белән искә ала. “Бүгенге көндә Илһам абыйның кабере чәчәккә күмелеп ята, ул Яңа татар зиратында иң матур каберләрнең берсе”, - ди Хаҗиев.

“Ә судлашкан туганнары абзый ике атна РКБда ятканда больницага да килмәделәр, абыйларын үлгәч кенә искә төшерделәр. Больницага килеп Илһам абыйның кулын кысып калган соңгы кешеләрнең берсе Разил абый Вәлиев булды. Чакыргач ике сәгать эчендә килеп җитте. Абзыйның гомере бетеп барганы аңлашыла иде инде...” - дип искә ала утыз елга якын Илһам Шакиров янәшәсендә булган кеше.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100