Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада берьюлы ике авыл клубы ачылган
Түбән Каманың Городище авылында яңа төзелгән клуб һәм Каенлыда капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты авыл халкына ишекләрен ачты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың Городище авылында яңа авыл клубы ачылды. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу Түбән Камада соңгы биш елда республика программасы буенча төзелгән җиденче бина, тагын өчесендә капиталь төзекләндерү башкарылган.
Хәзер борынгы Городище авылында 500гә якын кеше яши. Бер-ике ел элек биредә бөтен уңайлыклары булган балалар бакчасы ачылган. Ә хәзер аның янында яңа клуб барлыкка килгән. Анда концерт залы, иҗади остаханә, бию залы, китап алыштыру пункты бар. Янәшәдә җәйге концерт залы урнашкан.
«Болар барысы да авыл халкы өчен, биредә балалар белән бергә килеп тә кызыклы шөгыль табарга мөмкин, әбиләр һәм бабайлар аралашыр өчен килә ала», – диде үз чыгышында Түбән Кама районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфия Нигъмәтҗанова.
Клуб төзелешенә Татарстан казнасыннан 6 миллион 331 мең сум акча бүленгән. Тагын 1 миллион 610 мең сумны муниципаль район керткән.
Моннан тыш, капиталь төзкләндерелгән мәдәният йорты күрше Каенлы авылында ачылган.
Киләсе елга Кызыл Чишмә бистәсендә мәдәният йортын ремонтлау һәм Тавел авылында клуб төзү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз