Камал театры «Сәйдәшстан» музыка фестиваленә чакыра

Бәйрәм Югары Осланы районындагы Кызыл Байрак авылында була.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 14 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан 2021» музыка фестивале була.

Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программада Камал театры артистлары чыгышы; Камал театры оркестры башкаруында романслар; оркестр һәм фортепиано өчен концерт була.

Солист — пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхрәзиев, диелә хәбәрдә.

Бәйрәм кичке биштә башлана.