news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын «Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән бәйгедә катнашырга чакыралар

Иң кызыклы рәсемне почта открыткасы рәвешендә 2 мең данә тираж белән бастырып чыгарачаклар, җиңүчене исә «Детское радио» радиостанциясе эфирына чакырачаклар.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстан укучыларын «Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гариза бирү кампаниясе 28 августка кадәр дәвам итәчәк, дип белдерә оештыручылар.

Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать, якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, гаиләгә йөз тоткан иҗтимагый оешмаларда тәрбияләнүчеләр (6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар) үз көчләрен сынап карый ала.

«Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, мәктәпкә, укытучыларга, сыйныфташларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларны — исемле сертификатлар, бәйгедә җиңүче, лауреат һәм призерларны исә дипломнар көтә. Иң кызыклы рәсемне почта открыткасы рәвешендә 2 мең данә тираж белән бастырып чыгарачаклар, җиңүчене исә «Детское радио» радиостанциясе эфирына чакырачаклар.

Бәйгегә карандаш яки буяу белән ясалган рәсемнәр, график, аз тиражлы график эшләр, коллажлар, шулай ук компьютер графикасында башкарылган эшләр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100