news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Камал театры спектакльләре белән ачылачак

Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында узачак.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Камал театры спектакльләре белән ачылачак
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12-13 август көннәрендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр онлайн форматында ике спектакль - «Бию пәрие» һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» тамашаларын тәкъдим итә.

12 августта тамашачылар драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның «Бию пәрие» музыкаль комедиясен күрәчәк.

13 август көнне «Ак калфагым төшердем кулдан» ток-шоуы уза. Спектакль «Алтын битлек» милли театраль премиясенең лонг-битенә керде.

Чаралар 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot