news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XVII Казан мөселман киносы фестиваленең шорт-листы игълан ителде

Аңа биш номинациядә 50 фильм кергән.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале шорт-листы билгеле булды. Аңа биш номинациядә 50 фильм кергән. Быел конкурска барлыгы 45 илдән 600гә якын гариза килде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестивальдә Россия, Франция, Испания, Кытай, Бельгия, Япония, Катар, Болгария, Алжир, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән фильмнар күрсәтеләчәк.

Сайлап алу комиссиясе рәисе Гөлнара Абикеева, Татарстанда төшерелгән милли фильмнарның күп булуын әйтә, аларның күбесе татар телендә эшләнгән. «Һәр конкурс программасында бер татар тасмасы бар», — ди ул.

Аның сүзләренчә, быел тулы метражлы фильмнарның конкурс программасы бик кызыклы — анда чикләрне узу тарихы, чик буе тормышы, чит әйберләрне кабул итү яки кабул итмәү мизгелләре бар. Гадәттәгечә, Иран һәм Төркиядән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан бик күп эшләр җибәрелгән.

Фестивальнең шорт-листына эләккән тасмаларның тулы исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин. Исемлектә «Исәнме сез?», «Җиде утрау арасында» һәм башка Татарстан фильмнары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100