news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә федераль Сабантуйда Сарман гармунчылары да катнашты

32 гармунчы һөнәри осталыкларын күрсәтте.

(Мөслим, 4 июль, «Татар-информ», «Мөслим»). Кичә, 3 июльдә, Мөслим авылында традицион XI Бөтенроссия авыл Сабантуе үтте. Милли бәйрәмдә Сарман районы гармунчылары да катнашты.

Сарман мәдәният йортының «Моң», Иске Минзәләбаш мәдәният йорты каршында оештырылган «Әүлия моңнары», Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбенең «Сабантуй», М.Йөзлебаев исемендәге Җәлил музыка мәктәбенең «Өмет» гармунчылар ансамбльләре Сабан туенда чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

Барлыгы 32 гармунчы һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100