news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Березовский фестивале һәм Спас ярминкәсе үткәрелмәячәк

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, бәйрәмнәр гамәлдән чыгарылды.

Алабугада Березовский фестивале һәм Спас ярминкәсе үткәрелмәячәк
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 4 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, Алабуга муниципаль районы хакимияте күмәк чараларны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара фестивале һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсе үткәрелмәячәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, элек районда, бөтен республикадагы кебек үк, Сабантуй, шулай ук авыл җирлекләрендә конкурслар, шул исәптән терлекчеләр конкурсы гамәлдән чыгарылган иде.

 Татарстанда 2020 елгы Сабантуй онлайн режимда узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100