news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар драматургларын Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина, Михаил Дурненков әзерләячәк

Казанда икенче «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе эшли башлады.

Яңа татар драматургларын Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина, Михаил Дурненков әзерләячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа татар драматургларын Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, шулай ук Юлия Тупикина белән Михаил Дурненков фамилияле педагоглар әзерләячәк. II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе турында Камал театры хәбәр итә.

Юлия Тупикина — драматург, журналист, сценарист. Ул I «Яңа татар пьесасы» драматурглар лабораториясе педагогы иде. «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында пьесасы куелган авторлар Гүзәл Сәгыйтова һәм Сөмбел Гаффарованың кураторы.

Кариев театрында куелган «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакленең дә пьеса авторы ул. Кариев театрының балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсының экспертлар комиссиясендә дә Юлия Тупикина бар иде.

Михаил Дурненков — драматург, сценарист, педагог, егермеләп пьеса авторы. «Алтын битлек» тетар премиясе лауреаты, «Любимовка» фестиваленең арт-директоры.

Ркаил Зәйдулла — татар шагыйре һәм соңгы елларда татар театрларында актив куелган драматург. Татарстан дәүләт советы депутаты.

1-15 августта лаборатория кысаларында лекция-семинар интенсивы үтәчәк: бу драматург-педагоглар яшь авторлар белән үзләренең һөнәри осталыклары белән бүлешәчәк. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда алып барыла. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100