news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры Апаста капиталь ремонттан соң мәдәният йортларын ачуда катнашты

Районда 750 миллион сумлык төзелеш эше башкарыла.

Мәдәният министры Апаста капиталь ремонттан соң мәдәният йортларын ачуда катнашты
http://apastovo.ru

(Апас, 4 июнь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апаска эшлекле визит белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Ул капиталь ремонттан соң мәдәният йортларын ачуда катнашты. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Клубыбыз 80 урынга исәпләнгән. Тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, идәннәр яңартылды, ламинат җәелде, керү-чыгу юллары уңайлы булсын өчен өстәмә ишекләр ачылды, тирә-юненә брусчаткалар җәелде. Тамаша залы да бик матур», — диде клуб мөдире Гүзәл Вафина.

Районда 750 миллион сумлык төзелеш эше башкарыла. Мәдәният буенча 5 объект эшләнә. Танай-Турай клубы, Шәмбалыкчы, Урта Балтай мәдәният йортлары, район мәдәният йорты, «Сәләт» балалар иҗат үзәге үзгәрешләр кичерә.

Район башлыгы шулай ук мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтләрен ирештереп, киләчәккә булган планнар белән дә уртаклашты.

Мәдәният министры Ирада Әюпова районда мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә югары бәя куйды. «Авылда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты булса, аның киләчәге бар. Бүген сезнең өчен бик шат. Киләчәктә дә Равил Фәритович белән берлектә зур төзелеш эшләрен башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Район башлыгының фикерләре, яңа башлангычлары булмаса, мондый зур эшләр дә башкарылмас иде», — диде Ирада Әюпова.

Тантанага «Ак Барс» банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да килде. Ул Танай-Турай авылы халкын шатлыклы вакыйга белән тәбрик итеп, клуб мөдире Гүзәл Вафинага 50 мең сумлык сертификат тапшырды.

«Мондый төзелешләр күп булсын, мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары ачылсын. Алар буш тормасын, халыкка хезмәт итсен», — диде Илфан Гобәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100