news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы: Артистларга булган бурычларны түләп бетерәбез

Ирада Әюпова алга таба да эстрада артистлары белән бергә проектлар булачагын искәртте.

Мәдәният министрлыгы: Артистларга булган бурычларны түләп бетерәбез

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министрлыгы артистларга төрле мәдәни чараларда катнашкан өчен булган түләүләрне шушы арада түләп бетерәчәк. Артистларга башкача дотацияләр каралмаган. Бүген мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы вакытында бу мәсьәләгә Ирада Әюпова ачыклык кертте.

«Без беркемгә дә болай гына акча өләшә алмыйбыз. Хәтта бик теләсәк тә…» — диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенең бүгенге вазгыятьтә эстрада артистлары белән бәйле соравына җавап итеп.

«Безнең бу мәсьәләдә кайбер бурычларыбыз бар иде — чикләүләр аркасында без аларны вакытында түли алмадык, чөнки кризислы вакытларда түләүләр мәсьәләсе катгый куелган иде. Без аларны түләп бетерергә тырышабыз. Ә турыдан-туры дотацияләр ясамадык», — диде ул.

«Безнең күпмедер артистлар филармониягә урнашкан. Тамашалар сезоны ачылгач без алар белән бергә филармония эшен тагын да активлаштырачакбыз — безнең артистлар белән уртак проектлар бар. Алар түләнә», — дип дәвам итте министр.

Ирада Әюпова күп кенә артистларның шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль буларак теркәлгән булуын искәртте. «Аларның салымнары кайтарылачак. Бу тәкъдим белән Рөстәм Миңнеханов та чыккан иде. Бу зур акча булмаса да, акча инде», — диде ул.

Санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле март аеннан бирле мәдәни тамашалар туктатылды. Бу хәл артистларның, аеруча, төрле оешмаларда штатта эшләмәгән эстрада артистларының финанс хәлен авырайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100