news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Курчак театры – балалар театры түгел

Мәдәният министры "Әкият" курчак театрына татар тамашачысы киләчәгенә ышана.

Ирада Әюпова: Курчак театры – балалар театры түгел

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова “Әкият” курчак театрында татарча спектакльләргә ихтыяҗ артасына ышана. Бу хакта ул журналистлар белән бүгенге традицион очрашуы вакытында әйтте.

“Без ике дәүләт театрында идарә концепциясенә үзгәреш керткән идек. Чаллы татар дәүләт театрында һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театрында җитәкчелек сәнгать җитәкчесе кулында. Башкарма директоры аның кул астында эш алып бара”, - дип аңлатып үтте министр.

“Миңа курчак театрында барган эшчәнлек ошый. “Әлфия” спектакле уңышлы куелды. Әлбәттә, бу әле театрның бөтен потенциалы түгел. Без курчак театрында яхшы прогресс шаһитлары булачакбыз әле”, - диде ул.

“Курчак театры балалар театры түгел - без моны аңларга тиеш. Бу театраль иҗатның бер төре”, - диде Ирада Әюпова.

“Театрда заллар тулы иде. Татар спектакльләренә билетларның начар сатылуы сер түгел. Дөресе шул! Хәзер мин театрның татар телле контенты буласына ышанам. Театрга татар тамашачысы киләчәк. Алга таба ни булачагын көтик”, - дип нәтиҗә ясады министр.

  • Курчак театрының сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйниев куелды. Озак еллар театрны җитәкләгән Роза Яппарова, Илгиз Зәйниев үтенече белән, сәнгать җитәкчесенең киңәшчесе итеп билгеләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100