news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәйзрахманов мәдәният министрлыгында эшли башлады

Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.

Айрат Фәйзрахманов мәдәният министрлыгында эшли башлады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Татарстан мәдәният министрлыгында эшли башлаган. Бүген ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуын оештырды.

Айрат Фәйзрахманов министрлыкта ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире итеп билгеләнгән.

Әлеге вазифаны Умида Гапарова башкара иде. Ул әлегә ялда.

Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.

Айрат Фәйзрахманов — Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot