«Татар-информ» Саха академия театрының "Уяну" спектаклен онлайн-трансляцияләячәк

Быел "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале Якутия Республикасы театр сәнгатенә багышлана.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале кысаларында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Уяну” спектаклен онлайн-трансляцияләячәк.

Спектакль 6 июньдә Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Спектакльне онлайн карау өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/81/

Спектакльнең режиссеры – театр дөньясында билгеле саха режиссеры Сергей Потапов.

Искәртеп үтәбез. Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале быел 5-9 июнь көннәрендә уза. XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 18 спектакле керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.A.M" театры. XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре биш театраль мәйданда Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсе, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театрында күрсәтелә. 

Быел "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале Якутия Республикасы театр сәнгатенә багышлана. Фестивальгә Якутиядән дүрт театр киләчәк. Болар – П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры, Саха Республикасының Яшь тамашачы театры, Олонхо театры, Саха Республикасының Эстрада дәүләт театры коллективлары. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальгә Якутиядән барлыгы 100гә якын кеше киләчәк.