Уфада күренекле мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлевны искә алалар

Башкортстанда милләтнең асыл улы Зәйнулла Рәсүлевны искә алу чаралары башлана
(Уфа, 4 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда милләтнең асыл улы Зәйнулла Рәсүлевны искә алу чаралары башлана.
Иртәгә Башкортстан дәүләт университетында тәүге зур чара – Зәйнулла Рәсүлевның тормышына һәм күпкырлы эшчәнлегенә быгышланган гыйльми-гамәли конференция башлана.
Күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе Зәйнулла ишан Рәсүлевның тууына быел 175 ел тулды. Шушы уңайдан Башкортстан Хөкүмәте аны хөрмәтләп искә алу чараларын оештыру турында махсус карар кабул иткән иде.
Зәйнулла Рәсүлев Башкортстанның Учалы районында туып үсә. Кечкенәдән үк аң-белемгә тартылган малай яхшы белем ала. 1880 елларда Зәйнулла ишан Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәренә барып төпләнә һәм анда “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез сала. Бу гыйлем учагында белем алган татар белән башкортлар соңрак күренекле шәхесләр булып китә.
Зәйнулла Рәсүлев, шәкертләргә дини белем бирү белән бергә, дөньяви фәннәрне дә өйрәтү өчен күп көч сала. Китаплар нәшер итү юнәлешендә дә Зәйнулла ишан байтак яңа башлангычлар белән чыга. Дини әсбаплар белән бергә мәгърифәтчелек тәңгәлендәге китаплар бастыру буенча да зур эшләр башкара ул. Гомумән, мөселман дөньясында тирән эз калдыра Зәйнулла Рәсүлев. Аны халыкның аң-белемен арттыруга зур өлеш керткән күренекле мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла белән дә тиңлиләр.
Иртәгә Уфада ачылачак халыкара фәнни-гамәли конференциядә Башкортстан, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре галимнәре, дин әһелләре белән бергә, Казакъстан, Үзбәкстан галимнәре һәм дин әһелләре, мөфтиләре дә катнаша. Конференциянең пленар утырышы да, секцияләргә бүленеп эшләү өлеше дә булачак. Гыйльми җыен җомга көнне дә дәвам итәчәк.
Зәйнулла Рәсүлевның юбилеена багышланган чаралар әле Уфада, аннан соң Зәйнулла ишанның туган ягы Учалы районында һәм, әлбәттә инде, Троицк шәһәрендә дә оештырылачак.
Учалы районындагы хәтер чаралары барышында Учалы районындагы Юлдаш һәм Шәрип авылларында З. Рәсүлевка истәлек такталары, ә Учалы шәһәрендә аңа һәйкәл куелачак. Учалыдагы бер урамга һәм мәктәпкә Зәйнулла Рәсүлев исемен бирү дә каралган. Троицк шәһәрендә үтәчәк хәтер чараларына Уфадан һәм Учалы районыннан зур гына вәкиллек бара. Анда да Зәйнулла ишанга истәлек ташы куелачак.