Станислав Садальский: «Минем йөрәгем үзем туган кечкенә татар авылында кала»

Тумышы белән Чуашстанның Шыгырдан дип аталган татар авылыннан булган танылган актер Стас Садальский хастаханәгә операциягә ятар алдыннан шундый васыять язып калдырган
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Тумышы белән Чуашстанның Шыгырдан авылыннан булган танылган актер Стас Садальский хастаханәгә операциягә ятар алдыннан шундый васыять язып калдырган.
- Миңа аягымдагы «сөякне» алып ташлау буенча операция ясаячаклар. Ул минем нәсел буенча килә: әнинең аяк табанында да шешләр бар иде. Үзем дә элек ничектер түзеп килдем, ә хәзер исә аяк киеме дә кия алмыйм. Йөрергә дә авыр. Күптән түгел Сарытауда булдым, анда, хәтта, аягыма баса да алмадым – искиткеч авырту иде. «Ярдәм машинасы»н чакыртып, укол ясадылар. Ә хәзер миңа тик хирурглар гына ярдәм итә алачак, - дигән актер. «Твой день» хәбәр иткәнчә, хастаханәгә ятар алдыннан шикләнеп куркучан актер юристлар чакыртып, васыятьнамә төзеткән. Тик актер варисларының исемен әйтүдән баш тарткан. «Мин Шырыдан исемле кечкенә татар авылында тудым, һәм мин гәүдәмне Петербургта, ә йөрәгемне шушы татар авылында күмүләрен телим», - дип шаярткан ул.