Камал театры яңа оркестр белән яңартылган репертуар концертына чакыра

Музыкантларны «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында ишетеп була.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Камал театры яңартылган оркестры белән таныштырачак. 2 июньдә яңартылган репертуар белән концертка билетлар сатыла башлаган.

«Яңартылган оркестр сезнең күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз. Музыкантларыбызны сез „Зәңгәр шәл“, " Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында, театр уздырган чараларда ишетә аласыз, — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Шулай ук флешмоблар, урамда узачак концертлар, фестивальләр һәм оркестр катнашындагы башка чаралар көтелә.

  • Данияр Соколов — музыкаль бүлек җитәкчесе, дирижер
  • Фуат Әбүбәкиров — скрипка
  • Рафаэль Абдуллин — бәрмә уен кораллары 
  • Лилия Амосова — флейта
  • Григорий Беляков — тромбон
  • Ильдар Закирҗанов — бас-гитара
  • Динә Закирова — скрипка
  • Виктория Ихсанова — скрипка
  • Рамил Кадыйров — валторна
  • Татьяна Ларина — скрипка, концертмейстер
  • Ирина Морозова — скрипка
  • Алевтина Мусаткина — скрипка
  • Иван Николаев — торба
  • Екатерина Петрова — флейта
  • Вячеслав Пуцан — контрабас
  • Рөстәм Сираев — кларнет
  • Анастасия Удовидченко — виолончель
  • Лилия Хәбибуллина — скрипка
  • Татьяна Ченцова — скрипка
  • Ангелина Шарнина — скрипка
  • Игорь Шлемов — альт
  • Илназ Якшәмбетов — фагот