news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика кинотеатрларында Камал театрының унике спектакле күрсәтеләчәк

«Татаркино» оешмасы әлеге акция кысаларында «Мир» кинотеатрында күрсәтү өчен дүрт спектакльне сайлап алган. Болар — «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума» спектакльләре.

Республика кинотеатрларында Камал театрының унике спектакле күрсәтеләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Кино+театр» акциясе кысаларында Камал театрының унике спектакленең язмасы зур экраннардан күрсәтеләчәк. Республикада Камал театры белән «Татаркино» оешмасының уртак проекты булган «Кино+театр» акциясе старт алды.

«Спектакль театрда бер төрле, экраннарда икенче төрле кабул ителә. Минем уйлавымча, ниндидер яңа жанр барлыкка килде һәм аның белән эшләргә кирәк», диде «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова «Кино+театр» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә.

«Татаркино» оешмасы әлеге акция кысаларында «Мир» кинотеатрында күрсәтү өчен дүрт спектакльне сайлап алган. Болар — «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума» спектакльләре.

Ә республика кинотеатрларында «Авыл эте Акбай», «Мәхәббәт турында сөйләшик» һәм Камал театры тәкъдим иткән башка спектакльләр күрсәтеләчәк.

Спектакльләргә керү бәясе — 100 сум. «Мир» кинотеатрында спектакльләрнең видеоязмасыннан соң анда катнашкан артистлар белән очрашулар да булачак. Районнарда бу очрашулар тәгаен булачак дигән вәгъдә юк. Ләкин оештыручылар мөмкин булганда бу очрашуларны булдыру ягында.

«Кино+театр» прокты 6 мартта Фәрит Бикчәнтәевның «Кара чикмән» спектакле язмасы белән ачыла. Тамашачы спектакльне зур экраннан карау өстенә спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, артистлар — Искәндәр Хәйруллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Люция Хәмитова, Радик Бариев белән очраша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100