news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 10 музыкант һәм шагыйрь музыкаль лабораториядә татарча әсәрләр иҗат итәчәк

Катнашучылар үзенчәлекле төрки музыка коралларында уйнау нечкәлекләренә төшенә алачак һәм яңа әсәрләрен яздырып, альбом чыгачак.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 14-19 мартта Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Almet Music Lab музыкаль лабораториясе узачак. Бер атна эчендә 10 музыкант һәм шагыйрь куратор, экспертлар ярдәмендә татар телендә яңа музыкаль әсәрләр иҗат итәчәк.

«Композицияләр уен кораллары экспозициясендәге төрки коралларының тере тавышы белән яздырылачак. Лабораториядә татар телен белүче шагыйрьләр һәм йомычка, агач тынлы һәм перкуссик уен коралларында уйный белгән һәр музыкант катнаша ала. Гариза кабул итү кампаниясе инде башланды һәм 9 мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде «Татар-информ га оештыручыларның берсе, музыкант Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, лаборатория барышында барлык катнашучылар белән Татарстан һәм Башкорстаннан чакырылган этник музыка коралы белгечләре һәм кураторлар эшләячәк. 9 марттан соң оештыручылар төп этапка узган 10 катнашучыны сайлап алачак. Төп этап алдыннан — 11-12 мартта Милли китапханәдә барлык теләүчеләр төрки музыка турындагы лекцияләргә чакырыла.

«Скрипка, альт, флейта, гитара, домра, балалайка һ.б. уен коралларында уйнаучыларны, татарча белгән шагыйрьләрне көтәбез. Думбра, кыл-кубыз, даф, курайның хәтта Татарстанда да экзотик коралга әйләнгәнен аңлыйбыз. Шул төркемгә караган коралны үзләштергән музыкант, башкасын да үзләштерә алачак, чөнки бу коралчының һәм авторның үзенә дә зур үсеш була. Бәлки, без бөтенләй яңа бәет һәм көйләр ишетербез», — диде Рәдиф Кашапов.

«14-19 мартта „Әлмәт“ иҗтимагый үзәгендә узачак төп этапта катнашучылар этнограф һәм Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров, музыкаль продюсер һәм тын уен коралы белгече Марат Фәйзуллин, төрки музыка коралы белгече Алмаз Әсхәдуллин һәм перкуссионист Эрик Марковский белән үзенчәлекле төрки музыка коралларында уйнау нечкәлекләренә төшенә алачак», — дип аңлата оештыручылар.

Лаборатория кураторларының берсе Зөлфия Камалова Австралиядән онлайн-элемтәгә чыгып, катнашучыларга «world music» жанрындагы җырлар язу турында сөйләр дип көтелә. Катнашучылар остаханә, репетиция һәм коралларның тавышын яздыруда үзен сынап караячак.

Лабораторияне «Әлмәт» иҗтимагый үзәге һәм Президентның мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Yummy Music татар лейблы оештыра. Лабораториянең чараларында катнашу бушлай. Музыкаль лаборатория нәтиҗәсе итеп 1 апрельдә катнашучылар язган җырлар альбомы чыгачак. Гариза калдыру өчен рәсми сәхифә: almetmusiclab.ru сайты. Трансфер, тору урыны һәм ашау мәсьәләсен оештыручылар үз өсләренә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100