Тинчурин театрында «Журналистлар клубы»ның беренче очрашуы танышу форматында узды

Мәдәният өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле журналистлар, шул өлкәдә кайнаган белгечләр яшь журналистлар белән фикер алышты.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Театр журналистлары клубы»ның беренче очрашуы танышу форматында узды.

«Без татар һәм рус телендә театр турында язучы журналистлар клубын булдырырга телибез. Соңгы вакытта яшь журналистлар эчтәлекне сөйләп кенә чыгалар, образны ачып бирү бик аз күренә. Олпат журналистлар, режиссерлар, драматурглар, рәссамчылар, сценографлар белән аларга аерым бер лекцияләр багышларбыз», — диде театрның финанслар һәм җәмәгатьчелек белән эшләү буенча директор урынбасары Альбина Хөсәенова.

Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театр журналистлар, язучылар, артистлар җыйналып, аралашып йөри торган җир булсын дип искәртте. «Журналистларга клуб билетлары ясаячаклар, ул билетлар белән алар теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы спектакльгә керү мөмкинлегенә ия булачак», — диде ул.

«Ни өчен журналистлар эчтәлек сөйләүгә генә кайтып кала? Журналистның алга таба да эшлисе бар, әгәр дә син үзеңнең бөтен тәнкыйть фикерләреңне әйтеп саласың икән, син дошман булып каласың һәм театрга ишекләр ябыла дигән сүз. Аннан соң журналист кеше турында әзме-күпме мәгълүматлы булырга тиеш. „Булат кайсы спектакльдән?“, дип сорап утырган журналистлар да бар иде безнең», — дип аңлатты журналист Люция Хәбибуллина.

Журналист Рүзилә Мөхәммәтова сөйләвенчә, журналистның төп максаты -театрга тамашачыны җәлеп итү. «Тамашачыны театрга сүгеп, мактап китерәсеңме, бары тик ул килсен. Мине дошман күргән театрлар бар, ләкин акыллылары аңлый: без беребез дә начарга эшләмибез», — диде ул.

«Үзен татар дип санаган һәркем өчен театр якын. Әдәби әсәр белән театрны чагыштырып бәяли белү мөһим әйбер, дип саныйм. Тәнкыйть белән саграк булырга кирәк, чөнки ул артистларның күңеленә бик тиз тиюе бар. Алар гаделсез сүзеңә еларга, бер мактау сүзеңә күбәләктәй очарга мөмкин. Сак килергә кирәк», — Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов.