news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак.

Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк
Михаил Захаров

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов мәдәният министры Ирада Әюпованың киңәшчесе сыйфатында нәтиҗәле эшли алачак.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шундый фикерен белдерде.

«Салават Фәтхетдинов мәдәният өчен чит кеше түгел. Камал театрында ул көн саен беренче номерлы тамашачы. Ул мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак», - диде Галимова.

Җырчы ТР Мәдәният министрлыгында республиканың профессиональ музыкантлары мәнфәгатен тәкъдим итә алачак.

Шул ук вакытта, Галимова хәзерге вакытта ТР Президентына мәдәният буенча аерым киңәшче кирәкми дип белдерде. Бүгенге көндә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу бурычны бик яхшы үти һәм мәдәният юнәлеше, социаль блок өчен җавап бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100