Хәбетдинова: Әхсән Фәтхетдинов эшләре - татар халкының җанын ача торган рәсемнәр

Миләүшә Хәбетдинова рәссамның хезмәтләре аркылы татар халкының рухи дөньясы белән танышып була дигән фикердә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дуска хатлар» исемле күргәзмәне татар халкының җанын ача торган рәсемнәр дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында сөйләде.

«Бу күргәзмәдә әдәбият, сәнгать бер дөнья булып яши. Биредә татар халкының җанын ача торган рәсемнәр, скульптуралар урнашкан. Шулар аркылы без татарның рухи дөньясы белән танышабыз. Ияләр образы ислам диненә кадәр булган тәңречелек чорына карый. Берничә тема берләшә: Равил Фәйзуллин белән Әхсән Фәтхетдинов хат алыша, әлеге хатлар күргәзмә композициясенең структурасын барлыкка китерә», — диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» — «Обереги-хранители» сериясеннән торган күргәзмә (1989 — 1999) өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алганын әйтте. «Монда ияләр образы һәм Тукай темасы берләшә, чөнки рәссам мифларның әдәбиятта ничек „яшәгәнен“ күрсәтә һәм үзенең Тукай мифын тудыра. Моннан тыш, фаҗига комплексына кергән репрессия темасын ача торган рәсемнәр дә җыелган», — ди ул.

«Сугыш темасын рәссам милли күзлектән ачарга омтыла. Ат, ияләр образлары кулланыла. Совет чорына карый торган „Баганалар“ залында „коллектив“ дигән хезмәтне ошаттым. Ул индустриализация символында башкарылган, ягъни көрәкләр образында бирелә. Әхсән Фәтхетдинов XX йөзне фаҗигале гасыр буларак күрсәтә. Амбар ияләре урнашкан кереш зал „3-D“ форматында эшләнгән, игътибарны җәлеп итә», — диде галимә.