news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә илле меңнән артык бала катнашыр дип көтелә

Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, күп кенә ата-аналар иң нәни сабыйларын да проектта катнаштырырга әзер.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә илле меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә.

Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов сүзләренчә, хәтта күп кенә ата-аналар иң нәни сабыйларын да проектта катнаштырырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте яза.

«Кабул ителгән гаризалар саны бик күп. Барысы да фестиваль хәрәкәтендә катнашырга, иҗат һәм дуслык атмосферасына чумарга тели. Быел проектта 50 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә: сәхнәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, 21 яшькә кадәрге яшь артистлар да чыгыш ясаячак. Күп кенә ата-аналар үз балаларын проектта тумыштан алып катнаштырырга әзер хәтта. 22 ел эчендә „Созвездие-Йолдызлык“ республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде дип горурланып әйтә алам», — дип сөйләгән фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары узачак көннәрнең билгеле булуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100