news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Ехали татары» веб-сериалы тәкъдим ителде

Фильм кинорежиссер Салават Юзеев тарафыннан төшерелгән.

Милли китапханәдә «Ехали татары» веб-сериалы тәкъдим ителде
Владимир Васильев

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Милли китапханәсендә ни өчен татарларның рок-музыкага артык исе китмәве турында фикер алыштылар. Салават Юзеевның «Ехали татары» веб-сериалы музыкантлар белән бергә шушы сорауга җавап эзли.

Зур экраннан веб-сериалның бер өлеше — музыкантлар Рәдиф Кашапов, Зәринә, «Усал» һәм Gauga, Juna төркемнәренә багышланган серияләр тәкъдим ителде.

«Бирегә фильм геройларының берсе әйтмешли, күп булмаса да, иң яхшы кешеләр җыелган», — дип башлады сүзен режиссер сериалдан соң сүз алып.

«Без альтернатив татар музыкасы белән беренче тапкыр гына эш итмибез. Бәлки, кем дә булса „Шиһаб хәзрәт“ документаль фильмын хәтерлидер. Анда хәзрәт турында рокер карашы да бар иде», диде Салават Юзеев.

Ул «Шиһаб хәзрәт»нең белгечләр тарафыннан дини темага ялыктырмый торган фильм дип бәяләнүен искәртте һәм бу фильмның да шулай кабул ителүенә ышаныч белдерде.

Фильмда Рәдиф Кашапов, Оскар Юнысов һәм «Усал» тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Назим Исмәгыйлев татар рок-музыкасы турында кызыклы гына фикерләре белән уртаклашалар.

Веб-сериал алдыннан тамашачы алдында «Гауга» төркеме һәм Марат Зинһар чыгыш ясады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100