news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча премьера чыгара

“Утка очкан күбәләктәй...” романтик драмасын Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча Зөфәр Харисов сәхнәләштерә.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Тинчурин театры 21 һәм 22 февраль көннәрендә тамашачыны премьерага чакыра.

Нәбирә Гыйматдинованың “Утка очкан күбәләктәй...” романтик драмасын Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов сәхнәләштерә.

Нәбирә Гыйматдинова бу инсценировка турында дусты Тәслимә Хәләфне искә алу мәҗлесендә искә төшергән иде.

Әлеге спектакль Әлмәт театрыннан Казанга күченеп килгән Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановларның Тинчурин театрындагы дебюты. Рольләрдә - Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснетдинов. Артистлар Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин, музыкант Алмаз Ахунов.

Рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композитор – Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.

“Утка очкан күбәләктәй...” – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турында романтик спектакль, дип яза театр премьера турында. Яшь чикләве – 16+.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100