news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле мәдәни марафонын Кукмара районыннан башлады

Коллектив районнарга «Туган ил» программасы белән чыга.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика районнары буйлап мәдәни марафоны башланды.

«Кичә коллектив Кукмара районының Зур Сәрдек авылы халкына «Туган ил» программасын күрсәтте. Легендар коллективның чыгышы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды», — дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат хезмәте.

Концерт программасына төрле вокаль-хореографик композицияләр, ансамбльнең «Алтын фонд»ыннан татар халык җырлары һәм попуррилар, соңгы елларда куелган яңа номерлар кергән. Яңа гына премьерасы булган «Туй» музыкаль-хореографик спектакленнән чыгышлар да күрсәтелгән.

Кукмара районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев Зур Сәрдек авылында коллективның беренче тапкыр чыгыш ясавын билгеләп үткән. «Бу үзчикләү чорыннан соң авыл халкы өчен беренче зур концерт», — дигән ул. Концертта якташлары Фәрит Гафиятуллин чыгыш ясавы белән горурлануларын да әйткән.

Татарстанның атказанган артисты Фәрит Гафиятуллин якташлары алдында чыгыш ясауны үзе өчен дулкынландыргыч вакыйга дип саный. «Быел безнең ансамбль Татарстан авыллары буенча гастрольләрдә йөри. Безне бик җылы каршы алалар, тамашачыбызга зур рәхмәт», — ди ул.

Ансамбльнең хор төркеме артисты Ләйсән Зәкиева-Романцова пандемия аркасында гастрольләр кимүен, артистларның чыгышларны бик сагынуын билгеләп үтә. «Артистлар гастрольләрдән башка яши алмый. Чыгышлар вакытында авыл тамашачысының күзендә яктылык күрү бик рәхәт», — ди артистка.

  • 1 февральдән Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең мәдәни марафоны старт алды. Коллектив Кукмара районының Ядегәр һәм Байлангар авылларында чыгыш ясаячак. Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100