news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фердинанд Сәлахов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде

Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев юбилярга котлау хаты җибәргән.

Фердинанд Сәлахов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 65 яшьлек юбилей кичәсен уздыра. Әлеге тамашада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов юбилярга «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.

«Бүген без Фердинанд абыйның зур, матур юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гел яшь, элегант, заманча булып кала. Аның җырлары халык күңелен яулап алды», — диде Ленар Хәкимҗанов.

Соңыннан мәдәният министры урынбасары Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды.

Кичәне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә ике тапкыр үлемнән калуы, бер дә ишетелмәгән җырларны табып дөньяга чыгаруы, җиде миллион татар халкына 25 профессиональ җырчы булуын һәм Ярамир Низаметдиновның язмышы хакында сөйләде. Әңгәмәне «Интертат» сайтында укып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100