Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда балалар музыка мәктәбе бинасы ремонтына 82 милллион сум акча тотылган
Татарстан Мәдәният министрлыгы журналистларга Чаллыда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән биналарны күрсәтте.
(Чаллы, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе бинасына 82 миллион сумга ремонт ясалган Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе мәдәният идарәсенә караган биналар арасында иң тузганы булган. Әлеге бина «Мәдәният» илкүләм проекты программасына кертелгән. Ремонт өчен акча федераль һәм республика чыганакларыннан бүленгән.
Ике катлы бинаның фасады җылытылган һәм яңартылган, җылылык, электр һәм вентиляция системасы, сантехника алыштырылган, түбә ябылган. Мәктәпнең 112 урынлык зур һәм 60 урынлык кече заллары бар. Әлеге залларга капиталь ремонт ясалган, җиһаз алыштырылган.
Музыка мәктәбе 1981 елда ачылган. 1990 елда аңа Салих Сәйдәшев исеме бирелгән. Мәктәп директоры Ольга Абулева ремонтны мәктәпнең юбилеена зур бүләк дип атады.
Хәзер мәктәп алдында торган зур проблема — аны музыка кораллары белән тәэмин итү. Чаллы мәдәният идарәсе бу юнәлештә эш бара дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз