news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа яшьләре татар театрына багышланган «Тарихи бранч» форматында лекторий оештыра

Лекторийда 1990 еллар башында татар театрының каршылыкларга очравы, аның сәбәпләре, каршылыкларның хәл ителүе турында да әйтеләчәк.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Уфада татар яшьләре ХХ гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр татар театры тарихы турында лекторий үткәрә.

«4 декабрьдә Уфа дәүләт „Нур“ татар театры 30 еллыгын билгели. Шул форсаттан Уфа яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергәлектә „Тарихи бранч“ форматында татар театры тарихына бәйле лекторий уздыра», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Аның әйтүенчә, лекторийда 1990 еллар башында татар театрының каршылыкларга очравы, аның сәбәпләре, каршылыкларның хәл ителүе турында да әйтеләчәк.

Искәртеп үтик, «Нур» труппасы нигезендә беренче татар театраль «Сәйяр» труппасы актрисасы 19 яшьлек Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская була. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли.

Татар театры — XIX һәм XX гасырлар чигендә барлыкка килгән. 1887 елда беренче пьеса нәшер ителә, ә 1906 елның 22 декабрьдә татар телендә беренче ачык тамаша уздырыла. Соңрак бу көн татар театрының рәсми туган көне дип санала башлый.

«Шимбәчеләр» (җыелышлар шимбә көнне үткән) театр түгәрәгендә катнашучылар Намык Кәмалнең «Мәхәббәттән бәла» комедиясе буенча спектакль куялар. Беренче тапкыр бу дата 1926 елда билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100