Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театрында Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Таһировский премьера чыгарды
«Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе» - Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында баш режиссер буларак беренче проекты.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры Туфан Имаметдиновның баш режиссер буларак эшләгән беренче проектын тәкъдим итте — татар чыгышлы Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировскийның «Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе» дип аталган спектакле чыкты.
Спектакль өчен Сәрдәр Таһировский бер төркем иҗатчылар — Йолдыз Миңнуллина, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева һәм Айрат Бикбулатовлар белән берлектә пьеса язган. Төп герой — 6 яшьлек Сәрдәр һәм аның гаиләсе.
Сәхнәдә сиксәненче еллар ахыры — туксанынчы еллар башындагы Казан шәһәре һәм Һади Такташ урамындагы тормыш.
Төп рольдә театрга яңа килгән яшь артист — Фәрхад Мөхәммәтҗанов. Рольләрдә — Гүзәл Гарәпшина, Илгизәр Хәсәнов, Зөлфәт Закиров, Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Зөлфия Вәлиева һәм башкалар.
«Беренче проект шушы инде, „Кияү урлау“ түгел. Безнең Сәрдәр кебек режиссерларыбыз тагын да бар. Аларны да чакырасы иде. Тинчурин театры яңа мәдәниятебезне үстерүнең яңа мәйданчыгы булсын иде», — диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Татар-информ» журналистына.
Ул алга таба да Сәрдәр Таһировский белән эшләргә теләге барлыгын әйтте. Әлеге спектакльне тамашачы уңай кабул итсә, киләсе сезонда тагын бер уртак проект булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз