news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тархан» бәйгесендә җиңүчеләр КФУда бушлай укый алачак

Татарстанда «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы старт алды.

«Тархан» бәйгесендә җиңүчеләр КФУда бушлай укый алачак
Солтан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тархан-2021» тарихи-мәдәни конкурсында җиңүчеләр Казан федераль университетында тарих юнәлеше буенча льгота нигезендә укый алачак.

«Әлеге проект перспективалы, кызыксынучан яшьләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Алар тарих юнәлеше буенча льготалы шартларда, ягъни бушлай, Казан федераль университетына максатчан урыннарга укырга керә ала. Киләчәктә әлеге юнәлешләр киңәячәк. Әлеге максатчан урыннар, сәләтле яшьләргә ярдәм итү өчен, Татарстан бюджетыннан түләнә», — диде тарих фәннәре докторы, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин моңарчы республикада мондый проект булмавын искәртеп, бәйгенең киләчәге зур булуына ышаныч белдерде.

«Мондый проект бездә беренче тапкыр үтә. Минемчә, аның киләчәге бар. Чөнки ул иң алдынгы югары уку йортларының берсе — Казан федераль университеты белән берлектә үткәрелә. Мәдәният министрлыгы бу проекты тулысынча хуплый», — диде Дамир Натфуллин.

«Тархан» бәйгесендә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары, урта белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала. Бәйгедә агымдагы елның 31 декабренә кадәр теркәлергә кирәк.

Конкурсны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100